Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Росхезмәттәшлек җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты

 Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Әңгәмәләшүнең төп темасы Россиянең халыкара элемтәләрне ныгытуы, төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерү булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Любовь Глебова халыкара хезмәттәшлек юлында мәдәни һәм социаль киртәләрне җиңүгә ярдәм итә торган берничә проект турында сөйләштеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20