Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.11.2015

Рөстәм Миңнеханов «Российская газета» генераль директоры Павел Негоицены ТР Дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә «Российская газета» редакциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ФДБУ) генераль директоры Павел Негоицены массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Российская газета»га нигез салуга 25 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.
«Российская газета»ны 25 ел тулу уңаеннан Сергей Нарышкин, Сергей Собянин, Юныс-Бек Евкуров, Сергей Степашин һәм башкалар котлады, 25 ел тулуга багышлап, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бу басмага зур әңгәмә биргән. Газета адресына котлауларны Россия Федерациясе министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Мәскәү һәм бөтен Русия Изге Патриархы Кирилл да юллаган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20