Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Рөстәм Миңнеханов “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышын үткәрде

Татарстан 2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына һәм 2017 нче елгы Конфедерация Кубогына эзлекле әзерлек алып бара. Бу хакта бүген “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда “Россия-2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Алексей Сорокин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге киңкүләм спорт чараларын үткәрү тәҗрибәсе булуын ассызыклады. Ул шулай ук 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатларын үткәрүгә әзерлек эшенең федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылуын билгеләп узды. ДЧ-2018ның Казандагы төп мәйданы “Казан-Арена” стадионы булачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул стадионның ФИФА таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә әзерләнәчәге турында әйтте. Моннан тыш, Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырган вакытта тренировка мәйданнары буларак сайланган спорт объектларын реконструкцияләү буенча эшләр уздырылачак. Алексей Сорокин Россиянең футбол буенча ДЧ уздыру хокукына заявка кампаниясенә керткән өлеше өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Татарстан һәм Казан – 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатына һәм 2017 нче елда Конфедерация Кубогына әзерлек барышында “Россия-2018” оештыру комитетының ышанычлы партнерлары”, - дип белдерде Алексей Сорокин. Ул 2015 нче елның август-сентябрендә ФИФАның Казанга инспекцион визиты булачагын искәртте, аның барышында “Казань-Арена” стадионы һәм башка спорт объектлары каралачак.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Үзәк стадион, “Рубин” һәм “Электрон” стадионнарының футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына әзерләнү мәйданнары булачагын хәбәр итте. Ул тулырак “Казан-Арена” стадионын әзерләүгә, шулай ук элемтә һәм IT чаралары, сәламәтлек саклау, транспорт инфраструктурасын әзерләү буенча эшкә тукталды. Владимир Леонов агымдагы елның июнендә, шәһәр һәм спорт объектлары мөмкинлекләре белән танышу өчен, халыкара мәгълүмат агентлыклары вәкилләренең Казанга пресс-туры оештырылачагы турында хәбәр итте, дип белдерә ТР Президентының матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20