Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

Рөстәм Миңнеханов Россия атом-төш үзәге директоры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП директоры Валентин Костюков белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов, Валентин Костюков һәм "Росатом" дәүләт корпорациясенең атом-төш корал комплексы буенча Дирекция директоры Иван Каменских арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында өч яклы беркетмә имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, 6 апрель көнне Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Саров шәһәрендә "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУП эшчәнлеге белән танышты. Делегациягә "Цифрлы предприятие" тормышның тулы циклы системасы, "ЛОГОС", "НИМФА" һәм башка юнәлешләр буенча проект эшләнмәләрен күрсәттеләр. Аларны Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә куллану планлаштырыла.

Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинеты әлеге үзәк белән берлектә машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм идарә итү системалары тармакларында юл карталарын әзерләү эше бара. Аңа "Россия сәнәгатенең цифралы индустриясе" конференциясе кысаларында кул куелыр дип көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20