Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында бүген Россия Энергетика министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Йомгаклау утырышында узган елга йомгак ясалды һәм 2015 елда ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде.

Утырышка хакимиятнең федераль органнары, җылылык-энергетика комплексы компанияләре вәкилләре, Россия Энергетика министрлыгының Иҗтимагый совет һәм департаментлар җитәкчеләре, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, Россия Энергетика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф чакырылган иде.

РФ энергетика министры Александр Новак төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, Евроберлек һәм АКШ керткән санкцияләр, җылылык-энергетика комплексының (ҖЭК) төп продуктларына бәяләр төшү, финанс-икътисадый шартлар начарлану һәм финанслар җәлеп итү катлаулануга карамастан, җылылык-энергетика комплексы тармакларының төп күрсәткечләре тотрыклы һәм фаразларга туры килә, дип белдерде.

Энергетика министры сүзләренә караганда, төп бурычларның берсе – Кырым энергетика системасын Россия энергетикасына интеграцияләү.

Тагын бер мөһим бурычны – ҖЭК тармакларында технологияләр импортын үзебезнекенә алмаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен һәр юнәлеш буенча критик технологияләр билгеләнгән.

2015 елда РФ Энергетика министрлыгының төп эш юнәлешләреннән тагын берсе: Россия Энергетика стратегиясен корректировкалау, ҖЭК тармаклары үсешенең генераль схемаларын әзерләү, ҖЭК дәүләт мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү, Калининградны энергия белән тәэмин итү һәм Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының энергетика объектларын әзерләү мәсьәләләрен хәл итү.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай ук нотык белән чыгыш ясады, төбәкнең энергетика өлкәсен үстерү чаралары турында сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, төбәк икътисадының төп юнәлеше – нефть чыгару. Татарстанда 33 млн тонна нефть чыгарыла, шул нефть чыгару компанияләре арасында - «Татнефть» ААҖ, шулай ук кече нефть компанияләре (соңгылары гомуми күләмнең 20 процентын чыгара). Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2014 елда нефть, соңгы 20 ел белән чагыштырганда, максималь күләмдә чыгарылды (33 млн тонна). 2014 ел азагына төбәкнең барлык нефть компанияләре табигый нефть газын утильләштерү буенча 95 процент дәрәҗәсенә чыкты, диде ул. Нефть ятмалары бик яхшы өйрәнелгән һәм разведкаланган булуга карамастан, республика территориясендә ел саен барлык нефть компанияләре буенча запасларны киңәйтелгән рәвештә торгызу гамәлгә ашырыла. «Татнефть» компаниясендә чимал базасын торгызу 143 процент тәшкил итте, кече нефть компанияләре буенча – 147 процент, арту өлеше геологик разведка эшләренә туры килә – 54 процент, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры искәрткәнчә, республика ятмалары буенча кыен чыгарыла торган запаслар өлеше бүген – 78,4 процент, төп ятмаларны эшкәртү дәрәҗәсе буенча – 85 проценттан артык. Ел саен «Татнефть» компаниясе 200дән артык патент терки.

Татарстан углеводородларның чимал базасын арттыру буенча зур мөмкинлекләргә ия, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республикада әле үзлеге гаять югары нефть һәм сланец нефте ятмаларыннан нефть чыгаруга аз җәлеп ителә. Хәзерге вакытта Әшәлче ятмасыннан аеруча үзле нефть тәүлегенә 1050 тонна чыгарыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Быел 445 мең тонна  үзлелеге  югары булган нефть чыгару планлаштырыла, ә 2017 елга ул 2 млн тоннага җитәчәк.

Шулай ук сланец нефте ятмаларын өйрәнү дәвам итә. 2014 елда «Татнефть» компаниясе дәүләт балансына 26 млн тонна сәнәгать категориясендәге сланец нефте запаслары куелган.

Республикада нефть сервисы өлкәсендә читтән кергән товарларны алыштыру проблемасы уңай хәл ителә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Казан федераль университеты белән бергә сейсмомониторинг өлкәсендә аппарат-технология комплекслары җитештерү гамәлгә кертелә.

Рөстәм Миңнеханов проблемалы мәсьәләләрне дә санап үтте.

Нефть чыгару процессын норматив регламентлау максатларында, 2014 елда нефтьне исәпкә алуның бердәм кагыйдәләре эшләнгән. Моннан тыш, хәзер югары үзлекле нефть ятмалары өчен экспорт пошлинасының 10 процентлы түбәнәйтелгән ставкасы 2022 елга кадәр генә кулланыла. «Татнефть» һәм кече нефть компанияләре аеруча үзле нефть ятмаларын тизләтелгән рәвештә үзләштерергә җыеналар. Шуңа күрә законнарга нефть ятмасын эшкәртә башлаган елдан алып шушы ташламаны 10 елга кадәр куллану хокукы бирә торган үзгәрешләр кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, геологик разведка эшләрен үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, нефть чыгару катламнарын аттыруның яңа ысулларын гамәлгә кертү механизмын булдырырга кирәк, аның нәтиҗәсе эшкәртелми яткан рентабельле булмаган ятмаларны җәлеп итү булачак.

Бүген Татарстанда алар Россия нефть эшкәртү күләменең 6 процентын тәшкил итә, диде Рөстәм Миңнеханов, 2006 елда без 6,8 млн тонна нефть эшкәрткән булсак, 2014 елда – 17 млн тоннага якын. Нефть чыгару күләмендә экспорт өлеше 62дән 39 процентка кадәр кимеде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20