Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясен ныклап үстерү өчен кластер инициативаларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтү зарур"

Рөстәм Миңнеханов: "Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясен ныклап үстерү өчен кластер инициативаларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтү зарур"   Үткән биш ел эчендә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеген уңай дип бәяләргә мөмкин. Томск шәһәрендә бүген бу хакта  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Искәртәп узабыз: бүген Томскида Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырыш уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ассоциацияне ныклап үстерү өчен кластер инициативаларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә; Фонд белән инновацион проектларга ярдәм өлешендә эшне активлаштырырга; инновацион инфраструктураны – инжиниринг үзәкләрен, технопаркларны, бизнес-инкубаторларны үстерү өлешендә тыгызрак хезмәттәшлек урнаштырырга кирәк. Ул искәртеп узганча, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе  төзү турында меморандумга 2010 елның 21 маенда Томск шәһәрендә «Innovus» XIII Инновацион форумы барышында имза салынган иде.

«Мин сезгә Ассоциация Советы рәисе вазыйфасын ышанып тапшырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул. - Биш ел эчендә безнең оешма абруйлы төбәкара мәйданчыкка әверелде. Бүген Ассоциациягә 14 көчле инновацион төбәк керә. Болар – Башкортстан, Татарстан, Мордовия республикалары, Алтай, Красноярск, Пермь крае, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск өлкәләре. Бүген ассоциация төбәкләренә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә чыгымнарның 20 проценты туры килә, чыгымнарның дүрттән бер өлеше технологик инновацияләргә китә, барлык инновацион продукциянең биштән бер өлеше туры килә. Монда Россиянең һәр тугызынчы инновацион предприятиесе эшли».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ассоциация законнарны камилләштерү буенча парламент бергәлеге белән дә актив эш алып бара. Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин йөкләмәсе буенча төбәкләрнең инновацион эшчәнлеге өлкәсендәге төп законнарга мониторинг уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча, Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, РФ субъектында инновацион эшчәнлек турында модель закон эшләнде. Шуның нигезендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә, бу өлкәдә Россия Федерациясен үстерү стратегиясе проекты барлыкка килде.

Ассоциация төбәкләре уңайлы инвестицион климат тәэмин итү буенча илебез субъектлары арасында алда бара (Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы). Оешма ассоциация төбәкләре мәйданчыкларында уздырыла торган федераль дәрәҗәдәге форумнарда актив катнаша. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе даими нигездә төбәк һәм шәһәр сәясәте буенча Европа комиссиясе Генераль директораты белән, БМОның Европа икътисади комиссисе белән, Франция, Германия һәм Нидерланд белән тыгыз элемтәдә тора, соңгы вакытта Швейцария һәм АКШ белән багланышлар урнаштырыла. Ассоциация Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү Советы эшендә актив роль уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе утырышы барышында Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев та чыгыш ясады. Шулай ук Томск, Новосибирск өлкәсе, Алтай крае вәкилләре дә сүз алды

Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Ассоциацияне һәм Россия инновацион төбәкләрне үстерүгә керткән өлешләре өчен оешма әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20