Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2016

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыкларының илкүләм рейтингы лидерлары бишлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары башлыкларының илкүләм рейтингында 5 урынны били. Март нәтиҗәләре буенча ул өч урынга төште.
«Национальный рейтинг» проекты кысаларында «Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге федерация субъектлары башлыклары эшчәнлегенә бәя бирүгә багышланган чираттагы тикшеренүне тәкъдим итте. Тикшерүчеләр рейтинг төзегәндә ачык чыганакларга һәм инсайдер мәгълүматларына мөрәҗәгать иткән. Әмма «Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге белгечләре төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар материалларына биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат чыганагы тикшерүнең соңгы нәтиҗәләрен билгеләгән.
Илкүләм губернаторлар рейтингында Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкиннан соң бишенче урынны биләгән.
“Төбәк башлыкларының хәзерге ротациясе берьюлы берничә отставканың туры килүе нәтиҗәсендә актив булып күренергә мөмкин, әмма мин зур үзгәреш күрмим. Гомумән, шул ук тенденцияләр калды. Барыннан да элек губернаторларга сәяси таләпләр түгел, ә идарә итү куела. Алар төбәк үсешендә уңай тенденцияләр күрсәтергә тиеш. Губернаторларның алмашу темпы шактый түбән. Мисал өчен, айга бер губернаторны алыштырсак та, елга 12 генә килеп чыга. Ә алар барысы да сигез елга бер тапкыр гына алмашыначак. Минем карашка, бүген төбәкләрнең башлыклар составы көчле”, - дип шәрехләде рейтинг нәтиҗәләрен сәясәтче, ТР РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20