Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Рөстәм Миңнеханов - Россия Яһүдләр җәмгыяте федерациясенең "Скрипач на крыше" премиясе лауреаты

Рөстәм Миңнеханов - Россия Яһүдләр җәмгыяте федерациясенең "Скрипач на крыше" премиясе лауреаты Кичә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә Россия Яһүдләр җәмгыяте федерациясенең "Скрипач на крыше" 5775 ел" премиясен тапшыру тантанасы узды.

Чараны Россия Федерациясенең баш раввины Берл Лазар ачты. Ул билгеләп үткәнчә, премия изге эшләр кылучыларга бирелә. "Төбәк җитәкчесе" номинациясендәге премиягә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка лаек дип табылды.

Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итеп алды, дип хәбәр итә әлеге вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Яһүд халкы тарихында иң әһәмиятле саналган премия Татарстан Президентына  "Казан синагогасының 100 еллык юбилеен үткәрүне оештыруда ярдәм өчен" бирелде. Бүләкне Россия Яһүдләр җәмгыяте федерациясе президенты, раввин Александр Борода тапшырды.

Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты исеменән Россия Яһүдләр җәмгыяте федерациясенә республикага игътибары өчен рәхмәт белдерде.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20