Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны сәламләп, очрашу Яз һәм хезмәт, һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан үтүен билгеләп: "Биредәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үзебезнең халкыбыз, ил, Татарстан өчен тырышканыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерлеләребез. Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга.

"Бу залда утыручыларны Ватанга, гореф-гадәтләргә һәм рухи кыйммәтләргә тугрылык аерып тора. Сез бүгенге чор геройлары, республика һәм ил үсеше өчен зур өлеш кертүчеләр, намус, батырлык һәм патриотлык үрнәкләре. Татарстан халкы сезнең хезмәтне югары бәяли һәм зур рәхмәт белдерә", - диде республика лидеры. Ул чакырылган кунакларга уңышлар, озын гомер теләде, аннары дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре бүләкләнде. Шулай ук Татарстан предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" медале тапшырылды.

"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәәм контрабас кафедрасы профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Афзал Хәйретдинов; ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театы артисты, кичә 75 яшенә җиткән  Хәлим Җәләлов алды. Афзал Хәйретдинов бүләкләнүчеләр исеменнән Рөстәм Миңнехановка шундый югары бәя өчен рәхмәт белдерде.

"Очрашуның җиңүнең 70 еллыгы алдыннан булуы миңа бигрәк тә сөенечле", - диде ул. Сугыш ветераны билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән республикада музыка мәдәнияте актив үсеш кичерә. Башкалада Казан консерваториясе, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры уңышлы эшли, дөньякүләм танылган башкаручылар чыгыш ясый, Татарстан дәүләт симфоник оркестры уңыш казана."Республикабыз алга таба да бөтен өлкәләрдә чәчәк атсын", - диде А.Хәйретдинов.

Россия Президентының Мактау грамотасы белән "КАМАЗ-автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык хезмәткәрләре: директоры Владимир Чагин, конструктор-технологик бүлек башлыгы Сергей Савостин, җитештерү цехының машина йөртүче-сынаучысы Эдуард Николаев бүләкләнде.

Владимир Чагин да Җиңү көне алдыннан шундый бүләкләр алуның сөенечле булуын әйтте. "Бүген без тыныч спорт трассаларында җиңәргә тырышабыз һәм бу мөмкинлекне безгә авыр 40нчы елларда ветераннарыбыз булдырды", - диде ул. В.Чагин билгеләп узганча, Татарстан спорт буенча Россиянең иң уңышлы төбәкләреннән санала.

Шулай ук "Фидакарь хезмәт өчен", "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медальләре дә тапшырылды, республика кешеләре мактаулы исемнәр алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20