Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2015

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" да Бердыев кандидатурасын кире какты

Казанның "Рубин" командасының яңа президенты Илсур Метшин һәм генераль директоры Илгиз Фәхриев Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка клубка Корбан Бердыевны кайтару турындагы сөйләшүләрне башлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. "Известия" мәгълүматларына караганда, клубның яңа җитәкчеләре нәкъ менә шул белгечкә төп ставка ясарга теләгән.
Миңнеханов Метшин белән Фәхриевнең үтенечен тыңлаган һәм Бердыевны чакырудан баш тарткан. Чемпионатта команда белән элеккеге баш тренерның ярдәмчеләре Валерий Чалый и Дмитрий Кузнецов җитәкчелек итәчәк. "Рубин"яңа тренер эзләвен гыйнварда башлыймы яки бу мәсьәләне җәйгә кадәр калдыруы Казан командасы нәтиҗәләреннән тора.
Бу мәгълүматны "Ростов" вице-президенты Александр Шикунов та раслады. Аның сүзләренә караганда, Бердыев Ростов-на-Дону командасында кала һәм башка клубларның тәкъдимнәрен карамаячак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20