Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты

 ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Эшлекле иртәнге аш  "Кризис: уйдырма һәм чынбарлык. Ни эшләргә?" темасына багышланды. Чараны Россия Саклык банкы идарә рәисе һәм президенты Герман Греф алып барды. Эшлекле иртәнге аш вакытында кризиска карата үз фикерләрен РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин һәм башка экспертлар җиткерде.

Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы - Россия Саклык банкы 2009 елдан башлап зур күләмле инвестецияле-икътисади форумнарда, шул исәптән Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы, Петербург халыкара икътисади форумы, Сочидагы инвестицияле форумда традиция буенча оештырылучы чара.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20