Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кич Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 
Сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу. 
Петербург форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов халыкара компанияләр вәкилләре, шул исәптән PricewaterhouseCoopers, МSD, General Electric, һәм башкалар белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәк. Шулай ук Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге җитәкчелеге, Россия төбәкләре - Алтай крае, Ленинград өлкәсе - губернаторлары белән очрашулар планлаштырылган. 
Рөстәм Миңнеханов, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе буларак, ассоциациянең гомуми җыелышында катнашачак (17 июнь көнне Петербург форумы чаралары кысаларында уза), РФ субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итүдә катнашачак. 
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе "Россия төбәкләре - үсешнең төп этәргечләре" панель дискуссиясендә катнашачак, анда экспортка ярдәм итүнең региональ механизмнарын һәм федераль дәрәҗәдәге алымнарны синхронлаштыру мәсьәләләре турында сүз барачак, икенче көнне - 17 июнь - форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышы планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20