Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Рөстәм Миңнеханов Сан-Паулуда Ибирапуэра паркын карады

 ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады. Ул анда шәһәр киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ибирапуэра зурлыгы буенча шәһәрнең икенче паркы санала, 140 гектар мәйданны били. Анда табигать элементлары белән бергә архитектура төзелешләре бер комплекс булып тора. Аерым алганда, биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы бар.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм Татарстан делегациясе әгъзалары паркны төзекләндерү һәм аның функцияләре белән таныштылар. Ибирапуэра - шәһәрдә иң популяр урын, дип белдерделәр Рөстәм Миңнехановка. Биредә спорт-күңел ачу хезмәтләренең тулы комплексы тәкъдим ителгән: велосипед юллары, балалар һәм спорт мәйданнары, яшел зоналар һәм җәмәгать туклану урыннары. Моннан тыш, парк шәһәрлеләрнең җәмгыяви тормыш үзәге булып тора, конференция үзәкләрендә һәм музейларда төрле күргәзмәләр һәм башка чаралар уза.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бразилия архитекторлары һәм дизайнерларының күп кенә тәҗрибәләре Татарстанда парк һәм скверларны үстерүдә кулланылырга мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20