Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

Рөстәм Миңнеханов Сеулда Пангё техно-үзәне эшчәнлеге белән танышты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеул янындагы Пангё техно-үзәнендә булды.

Татарстан Республикасы делегациясенә паркның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Сорауларга техно-үзән президенты Квак Жае Вон әфәнде җавап бирде. Аның сүзләренчә, Көньяк Корея эшкуарларына Казан Kazansummit аша таныш, алар әлеге чараны югары бәяли. 

Пангё техно-үзәне 2015 елда ачылган, инвестицияләрнең гомуми күләме 5 млрд доллар тәшкил итә. Ул Көньяк Корея техно-паркларының иң зурларының берсе. 

Бүгенге көндә Пангёның резидентлары булып 44 консорциум, 1200 компания  санала, биредә 72 мең кеше хезмәт итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча керемнең гомуми күләме 74 млрд долларга җиткән. 

Пангёда IТ-тармак Global ICT Hub зонасында үстерелә. Анда 80 резидент-компания бар. Аларның 10  проценты нано-технологияләр өлкәсендә эшли, 20 проценты - венчур компанияләре. 

Пангё техно-үзәнендә өч иҗтимагый ярдәм үзәге бар (дәүләт финанслый): бөтендөнья тикшеренүләр һәм үсеш үзәге (Global R&D centre), креатив икътисад һәм инновацияләр үзәге (Center for Creative Economy and Innovation), стартап кампус (Startup Campus).

Рөстәм Миңнехановның Пангёдагы "Зеро сити" махсус территориясе турында тулырак мәгълүмат ишетәсе килде, анда пилотсыз автомобильләр тест узачак. Техно-үзән башкарма директоры Ли әфәнде хәбәр итүенчә, "Зеро сити"да шәһәр мохитен булдыру планлаштырыла, анда тулысынча шәһәр шартлары булдырылачак. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Пангё техно-үзәне командасын "Иннополис" махсус икътисади зонасын карарга дип Татарстанга чакырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20