Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2015

Рөстәм Миңнеханов, Шарм-эль-Шейх – Петербург авиарейсы пассажирлары һәлак булу уңаеннан, кайгы уртаклашуын белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога, Шарм-эль-Шейх – Петербург авиарейсы пассажирлары һәлак булу уңаеннан, кайгы уртаклашуын белдерде.

"Мисырда самолет һәлакәткә юлыгуы уңаеннан, татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнең исемнән олы кайгыны ихлас уртаклашуны кабул итегез. Бу гаять зур фаҗига - һәлакәт күп санда кешенең гомерен алып китте, бортта балалар булганлыгы аеруча аяныч. Төзәтеп булмаслык шушы кайгы авырлыгын һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары белән бүлешәбез", - диелә ТР Президенты телеграммасында.

Аерым алганда, бүген иртән "Когалымавиа" компаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан "А-321" самолеты Мисырда Синай ярымутравының төньягында Эль-Ариш каласы янында һәлакәткә юлыкты. Аның бортында 224 кеше булуы билгеле, исән калучылар юк.

Россия Президенты Указы белән 1 ноябрь авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә матәм көне дип игълан ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20