Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.07.2015

Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионы Мария Киселева белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионы Мария Киселева белән очрашты  ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Киселева белән ТР Хөкүмәте йортында очрашты.

Мария Киселева белән Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Казанда барган спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты кысаларындагы чаралардан алган кичерешләре белән уртаклашты. Аерым алганда, Мария Киселева ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм бөтен республиканы Казанда су чемпионатының уңышлы башлануын билгеләп үтте.Чемпионат  иң югары дәрәҗәдә оештырылган, дип ассызыклады ул.

Мария Киселева Рөстәм Миңнехановка чемпионатның күп кунаклары һәм җанатарларыннан рәхмәт сүзләрен ирештерде, алар спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Сезгә моның өчен аерым рәхмәт, - диде спортчы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. - Төрле кешеләр белән очрашкан саен, чемпионатны оештыручылар адресына бары яхшы сүзләр генә ишетәм. Күпләр ярышларга йөрүләрен, яраткан спортчылары өчен җан атуларын әйтәләр, шулай ук үзләренең дә спорт  белән шөгыльләнә башлауларын ассызыклыйлар". 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20