Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Рөстәм Миңнеханов "Сколково" программасы турында: "Без заман таләпләренә туры килергә тиеш"

Рөстәм Миңнеханов "Сколково" программасы  турында: "Без заман таләпләренә туры килергә тиеш" Татарстанга вакыт таләпләренә туры килә торган белемле җитәкчеләр кирәк.

Бүген бу хакта, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы кысаларында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының төркем проектларын яклау башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Искәртеп узабыз: Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә, 15 майдан башлап "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" темасы буенча ТРның министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен укыту курсы үткәрде. Программада 70 кеше: министрлар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.

Программаның биш модуле үткәрелгән. Беренче модуль стратегик планлаштыруга багышланган. Икенче модульдә "Инвестицион планлаштыру" программасында территориаль үсеш белән идарә симуляторы файдаланылган. Өченче модуль кысаларында "Төбәк идарәсе: кооперация һәм үсеш, кызыксынган яклар картасы белән эш" темасы каралган. "Проектлар белән идарә итү" дүртенче модуль кысаларында проектлар белән идарә итү алымнары анализланган, алар төбәктә хосусый һәм дәүләт секторлары үсешенә булыша, шулай ук хөкүмәткә куелган стратегик максатларга уңышлы ирешергә ярдәм итә. Бишенче модуль - "Халык алдында чыгыш ясаулар: ышандыру алымнары".

Катнашучылар алты төркемгә бүленгән, аларның һәркайсы "ТРны 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе" белән бәйле проект эшләгән.  

"Безгә белемле җитәкчеләр кирәк. Сез укырга гына түгел, ә проектлар да әзерләргә тиешсез. Сез стратегик юнәлешләр җитәклисез һәм республикабызның үсеше сезнең эшкә бәйле", - дип мөрәҗәгать итте программада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, вакыттан алга узып эшләргә, бүгенге заманда көндәшлеккә сәләтле булу өчен тиешле тәҗрибә һәм белемгә ия булу зарур. "Башкалар белән чагыштырган вакытта, бәлки без начар күренмибездер, әмма мин барыбыз да бер төрле киеренке эшлибез дип саныйм. Безнең һәркайсыбыз өйрәнергә, тәҗрибә үзләштерергә тиеш. Башкаларның ничек эшләгәнен карау да файдалы. Без сезне юкка гына бергә җыймадык, чөнки без команда һәм командада эшли белергә тиешбез. Бер елдан соң без сезнең проектларга кире әйләнеп кайтачакбыз, экспертларны чакырып, тәкъдим ителгәннәрнең кайсын тормышка ашыра алуыгызны караячакбыз. Без заман таләпләренә туры килергә тиешбез", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шароновка  ТР министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы буенча уку узу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. "Алга таба хезмәттәшлек итәрбез, уртак эшнең яңа юнәлешләрен эзләрбез дип өметләнәм. Бер яктан, сез безне өйрәтәсез, икенче яктан - үзегез дә өйрәнәсез, бездән мәгълүмат аласыз, соңрак, аларны башка төбәкләргә дә күчерә алачаксыз", - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.                  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20