Хәбәрләр тасмасы
16.10.2017
Рөстәм Миңнеханов Сочида тарлавык өстеннән очыш видеосын урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Сочидагы биеклектә урнашкан Skypark маҗаралар паркыннан видео урнаштырган.
Рөстәм Миңнеханов паркта Zipline аттракционына юнәлгән. Анда ул Ахштырь үзәнлегеннән Мзытма елгасы өстеннән очып үткән. Очыш арасы 700 метр, тизлек сәгатенә 70 чакрымга җиткән. «Икенче якка киттем», — дип язган ролигында Рөстәм Миңнеханов.
Искәртеп үтик, «Татар-информ» алдан хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочида. Сәфәрнең төп максаты — XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачылышында катнашу.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”да кунакта – Зөфәр Хәйретдинов!
- ТНВда – Туган тел атналыгы!
- Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар
- Р.Миңнеханов Мисыр илчесе белән мәгариф, икътисад буенча хезмәттәшлек хакында фикер алышты
- Мөслим районында язгы кыр эшләрен “Намус” агрофирмасы беренче башлап җибәрде
- Әлки районында басуларны самолетлар ярдәмендә тукландыралар
- Казанда җанатар паспортын Бауман урамындагы FAN ID үзәгендә алып була
- Казанда шимбә өмәсе 28 апрельдә уздырыла
- Француз сәяхәтчесе татарларның милли үзаңы һәм Мәрҗани турында авторлык тапшыруы әзерләгән
- Васил Шәйхразиев Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды