Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2016

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Россия эшмәкәрлеге көне белән видеокотлау урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә Россия эшмәкәрлеге көне белән видеокотлау урнаштырган, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле аппараты матбугат хезмәте.
“Россия эшмәкәрлеге көне белән котлыйм! 10 июньдә “Ачык сөйләшү”дә көтәм”, - дип язган Президент.
Рөстәм Миңнехановның республика эшмәкәрләре белән очрашуы 10 июньдә Казанда узачак. Диалогны оештыручы һәм модераторы - бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов. Бизнес-власть.рф проекты порталына республиканың барлык муниципалитетларыннан эшмәкәрләрдән Татарстан Президентына 350 дән артык актуаль сорау килгән. Очрашуда 200 дән артык бизнес вәкиле, шулай ук бизнес-берләшмәләр лидерлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашачак. Казанда ачык сөйләшү бизнес вәкилләренең Президент белән бишенче тапкыр очрашуы булып тора. 2014 һәм 2015 елларда шундый очрашулар Чаллыда узды. Очрашуга әзерлек кысаларында 30 меңнән артык эшмәкәр арасында сорауштыру үткәрелгән һәм 2000 нән артык сорау алынган.

Рөстәм Миңнеханов котлавына ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов та кушылган. “Татарстан эшмәкәрләренә яңа проектларны чынга ашыруда уңышлар телим! 10 июньдә эшмәкәрләр белән ТР Президенты очрашуын үткәрәбез. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, оператив карарлар кабул итәбез һәм киләчәктә бизнес белән уртак эшләрнең юнәлешләрен билгелибез”, - дип язган Нагуманов. Ул эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф. проекты сайтында мөһим мәсьәләләрне билгеләргә тәкъдим иткән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20