Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

Рөстәм Миңнеханов спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын үткәрде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты чемпионат башланырга 178 көн вакыт калганны искәртеп үтте. "Дөнья чемпионатының барлык ярыш һәм күнекмәләр объектлары билгеләнде һәм алар 10 июльгә кадәр әзер булырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш барышында республика оештыру комитетының 13 эшче төркем җитәкчеләре әзерлек барышы турында бәян итте. Бүгенге көнгә дөнья беренчелегенә 27 мең 154 билет сатылган - бу барлык билетларның 10 проценты дигән сүз. Сату күләме артыр, дип ниятләнә.

Утырыш азагында, Татарстан Президенты тагын бер тапкыр дөнья беренчелеген иң югары дәрәҗәдә үткәрү зарурлыгын ассызыклады. "Беренче мәсьәлә - ул куркынычсызлык. Әмма без шәһәребезне, илебезне дә күрсәтергә тиеш", - дип билгеләп үтте ул.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20