Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Рөстәм Миңнеханов Startup Sauna белгечләрен янә Татарстанга чакырды

Рөстәм Миңнеханов Startup Sauna белгечләрен янә Татарстанга чакырдыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хельсинкида Аалто (Aalto) университетында булды 

Аалто университеты төрле фәннәр арасында үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә уникаль санала. Әйдәүче юнәлешләр – фән һәм технологияләр, бизнес, шулай ук дизайн һәм архитектура. Аерым алганда, Аалто университетының бизнес мәктәбе Финляндиядә әйдәүче санала.
Аалто университетында 18 меңнән артык студент белем ала, шул исәптән 10 процентка якыны – чит илләрдән.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен Аалто университеты презентацияләнде, аннары югары уку йорты территориясен карадылар, кампусларның берсенә экскурсия уздырылды.
Аалто университетына безнең республика өчен кызыклы булган мәгарифкә карата заманча алымнар һәм алдынгы технологияләр хас, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аалто университеты җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казан янәшәсендә урнашкан Россиядә беренче Иннополис IТ-университеты турында кыскача сөйләде.
Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре югары уку йортының уку-укыту программасы белән кызыксындылар, студентларның Startup Sauna бизнес-акселераторы кысаларында гамәлгә ашырылган уңышлы проектлары турында сораштылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Аалто университеты территориясендә урнашкан Startup Sauna бизнес-акселераторы эшчәнлеге белән танышты.
Быел көзен югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - IТ-парк, Финляндиянең Startup Sauna акселераторы белән бергә, перспектив стартап-проектларны халыкара сайлап алу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов Startup Sauna белгечләрен Татарстанга чакырды. «Казанда күрешербез!», - диде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20