Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.06.2015

Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" ААҖ акционерларының гомум җыелышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" ААҖ акционерларының гомум җыелышында катнашты  Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген "ТАИФ" ААҖ акционерларының гомум җыелышында катнашты. Анда "ТАИФ" компанияләр төркеме һәм акционер җәмгыятьнең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Искәртеп узабыз: узган елда "ТАИФ" КТнең табышы 469 млрд сумны тәшкил иткән, бу компанияләр төркеме тарихындагы иң югары күрсәткеч.  2014 - "ТАИФ ААҖ өчен юбилей елы. 17 сентябрьдә "Казан" тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсе оешуга 25 ел тула, 1995 елның 11 августында аның базасында "ТАИФ" ААҖ төзелә. 20 елда ТАИФ компанияләр төркеменең табышы 3,1 трлн нан артык, төп фондларга инвестицияләр 345 млрд, социаль чыгымнар 146 млрд сум тәшкил иткән, бөтен дәрәҗә бюджетларга түләнгән салым һәм җыем күләме 441 млрд сум тәшкил иткән.

"ТАИФ КТ һәм идарәче компаниянең 2014 елдагы эшчәнлеген, шулай ук аларның республика икътисады үсешенә керткән өлешен бәяләп, Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда: "Республикабыз икътисадының нигезе булып "Татнефть" һәм "ТАИФ" санала. 470 млрд табыш, 83 млрд сум салым түләүләре, яхшы хезмәт хакы алып эшләүче һәм яхшы перспективалы 43 мең хезмәткәр, 40 млрд сумга якын инвестицияләр, хәйрия проектларына тотылган 2,6 млрд сум - бу күрсәткечләр әйдәп баручы компания булу хакында сөйли. Россия һәм Европа базарындагы өлеш турында әйтеп тә тормыйм. Без иң эре каучук, пластмасса җитештерүче саналабыз. Боларның барысына да соңгы елларда ирешелде. Без республика нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча дүртенче программаны кабул иттек. Кайбер күрсәткечләр буенча без 3-4-5 тапкыр артуга ирештек. Бу компанияләр төркеме алып баручы эш турында сөйли", - дип билгеләп үтте.

"ТАИФ" КТнең хәл итәсе бурычлар турында сөйләгәндә, ТР лидеры: "Бурыч ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, яңа этилен комплексы белән бәйле алдагы проектларны тормышка ашыру. Ә бу тагын бер яки ике "Түбән Кама Нефть химиясе" заводы булачак дигән сүз. "ТАИФ" компанияләр төркеме мондый амбициоз бурычларын хәл итә ала, дип уйлыйм", - дип ассызыклады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20