Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.04.2016

Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ"кә табышны триллион сумга кадәр арттыру бурычы куйды

Икътисади кыенлыкларга карамастан, "ТАИФ" компанияләр төркеме һәм шул исемдәге җәмгыятьнең 2015 елдагы эшчәнлеге, аерым алганда - продукция җитештерү, табыш, керем, салым, инвестицияләр, хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы буенча - шактый нәтиҗәле.  Бүген бу хакта "ТАИФ" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Президент сүзләренчә, агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча компанияләр төркеменең эше яхшырган. "Бу компаниянең җитештерүне модернизацияләү һәм оптимизацияләү өлкәсендә сайлаган  стратегиясе үз нәтиҗәләрен бирү турында сөйли", - дип өстәде ул.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, бүгенгә компания булган производстволарны үстерә, "ТАИФ-НК"да нефтьне тирәнтен эшкәртү комплексы буенча зур проектны гамәлгә ашыру буенча да планнары бар. "Быел "Нижнекамскнефтехим" мәйданчыгында этилен комплексы төзелеш буенча проектны тормышка ашыруга керешәбез. Аннары производстволарның тулы комплесы әлеге чималны полимерга эшкәртәчәк", - дип белдерде.

Республика лидеры ассызыклаганча, компания каршына җитди бурычлар куелган. "Элек 500 млрд сум күләмендә табыш алуны ниятләсәк, бүген триллион сум алу бурычын куябыз. Бу сан зур сәнәгый төбәк өчен", - дип аңлатты ул.

Татарстан Президенты сүзен йомгаклап "ТАИФ" ААҖ җитәкчеләренә республика икътисады һәм социаль-мәдәни өлкә үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Үсеш динамикасы сакланып калыр дип өметләнәм", - диде ул.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20