Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әйтелгән динозаврлар паркы Казанда агымдагы елның җәендә ачылачак

Татарстан Президенты Р. Миңнеханов тарафыннан әйтеп үтелгән Казанда динозаврлар паркы ачылуы нечкәлекләре билгеле булды.

“Тиздән Казанда динозаврлар паркы ачабыз. Аның кем күңеленә хуш киләсен төгәл беләм – Stepan Saveliev, кунакка көтеп калабыз! Әгәр, ятим балалар һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мондый паркка керү бушлай булса, бик дөрес булачак”, - дигән язу пәйда булды республика башлыгының “ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында.

Бу мәгълүмат барлыкка килеп берничә минут үтүгә, Савельев ТР Президенты язуына җавап бирде. “Чакыру өчен зур рәхмәт! Мин, һичшиксез, киләчәкмен. Бу чып-чын вакыйга!” – дип шәрехләгән ул.

“Бик шәп яңалык! Казанда июнь башында бик зур дино-парк ачылачак! Анда 110 динозавр фигурасы булачак. Күбесе натураль зурлыкта! Ә ятим балалар һәм башкалардан аерылып торган балалар өчен керү бушлай булачак! Күз алдыгызга китерәсезме – бу бит искиткеч! Бу Татарстан Президентының бик шәп карары!” – дип яза малай үз битендә.

Искәртеп узабыз: апрель аенда Миңнеханов «ВКонтакте» соцчелтәрендәге битендә Савельевны хуплап язу калдырган иде. Аннан алда, улына теләктәшлек күрсәтү үтенече белән, Интернет кулланучыларга малайның әнисе Светлана Строганова мөрәҗәгать иткән иде. Малайдан динозаврлар һәм уеннар белән мавыккан өчен мәктәптә көлә торган булганнар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20