Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.11.2015

Рөстәм Миңнеханов Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә яңа автобуслар тапшырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан ратушасында Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре вәкилләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычларын тапшырды.

Чара башланганчы республика лидеры ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Мтешин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар озатуында Ратуша бинасы каршындагы яңа автобусларны карады.
Татарстан спортчылары күчмә ярышларда һәм уку-тренировка җыеннарында катнаша алсын, шулай ук Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре матди-техник базасын ныгыту өчен яңа автобуслар белән тәэмин ителә.
"Без барыбыз да хоккей яратабыз, әмма һәркем аны үзенчә ярата. Безнең хоккей командалары, бигрәк тә "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" командаларының уңышларына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә нигез салынырга тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Соңгы елларда хоккейны үстерү өчен күп эшләр башкарылуына игътибарны юнәлтте. Күптән түгел республикада 40 нчы боз сарае ачылды, дип искәртте ул.
Бу эштә шулай ук «Татнефть» һәм «Түбән Кама нефтехим» компанияләре дә ярдәм итә, дип ассызыклады ТР Президетны.
"Автобуслар яшь спортчылар ярышларда катнаша алсын бик кирәк. Бу эш дәвам итәчәк", - диде республика лидеры.
Шулай итеп, Актаныш районы "Лачын" балалар-яшүсмерләр мәктәбе, Апас районы "Алтын алка", Буа районы "Арктика", Кукмара районы "Олимп", Менделеевск районы "Айсберг", Питрәч районы комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Казанның «Ак Буре», «Волна», «Зилант», «Авиатор» һәм «Смена» спорт мәктәпләре "Нефаз" маркалы автобусларга ия булды.
Моннан тыш, ТР Хоккей федерациясе президенты, "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов 30 га якын спорт мәктәпләре җитәкчеләренә хоккей формасы һәм спорт кирәк-яраклары өчен сертификатлар тапшырды.
Тантаналы чарада Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов спорт кирәк-яраклары өчен 5,3 млн сумлык сертификат алды.
Шәфәгать Тәхаутдинов һәм Йосыф Якупов республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20