Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Индонезия арасында икътисадый багланышларны активлаштырырга кирәк, моның өчен мөмкинлекләр бар"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Индонезия арасында икътисадый багланышларны активлаштырырга кирәк, моның өчен мөмкинлекләр бар"Индонезия бизнесы Россия базарына чыксын өчен Татарстан Республикасы яхшы мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Софьян Җәлил әфәндегә Россия төбәге буларак Татарстанга карата кызыксыну белдерүе һәм динамик рәвештә үсүче Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Индонезия – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең икътисады интенсив рәвештә үсүче илләренең  һәм Россиянең мөһим партнерларының берсе. «Индонезия –дөньяда иң күп мөселман яшәгәнил, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Уртак дин һәм тарихи-мәдәни традицияләр бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә», дип билгеләп үтте. Делегацияләр алмашу – багланышларны җайга салу, хезмәттәшлекне үстерү эшенең мөһим өлеше, дип, ул ике ел элек Индонезиядә булуын искә төшерде: анда Татарстан-Индонезия бизнес-форумы уздырылган иде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Индонезия арасындагы икътисадый багланышларны активлаштырырга кирәк, моның өчен потенциал бар. Ул Татарстаннның  төбәк икътисады белән кыскача таныштырды,  нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, машина төзелеше, шул исәптән «КАМАЗ» йөк машиналары, вертолетлар, суднолар җитештерү кебек  төп тармакларны атады.

«Барлык бу потенциал продукциябезне Индонезия базарына чыгарырга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерүне Индонезиядә оештырырга мөмкин.

Хезмәттәшлек өчен мәгариф һәм фәнни эшчәнлек перспектив юнәлеш булырга мөмкин, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан белән Индонезия югары уку йортлары студентларын алмашырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Индонезия вәкилләрен 15-16 июньдә узачак "Kazansummit" халыкара икътисадый форумына чакырды.

Туризм өлкәсенә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Индонезиягә визасыз керү мөмкинлеге Россия туристлары агымын арттырачак.

Үз чиратында, Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил Россия-Индонезия хезмәттәшлеге кысаларында Индонезия белән Татарстан мөнәсәбәтләрен нәтиҗәле үстерә алачак. Ул төбәктә төрле халыкларның һәм конфессияләрнең үзара тату яшәвенә соклануын белдерде. Ул шулай ук искәрткәнчә, Индонезиядә якынча 240 млн кеше яши, шуларның 85 проценты - мөселманнар.

Софьян Җәлил хәбәр иткәнчә, Татарстанга Индонезиянең 30лап эшкуары килгән, алар төбәк һәм аның мөмкинлекләре белән таныша.

Софьян Җәлил Россия һәм Татарстан югары уку йортларында укучы студентлар санын арттыру фикерен хуплады. Ул шулай ук Татарстаннан студентларны Индонезия ислам югары уку йортларына җибәрергә тәкъдим итте.

Очрашу барышында Россия Федерациясенең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Галузин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20