Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр күп”

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Морокко Корольлегенең тышкы сәүдә министры Мөхәммәт Аббу белән очрашты
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Морокко делегациясе вәкилләре һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга республиканың, шул исәптә гарәп илләре белән дә тышкы сәүдә элемтәләре үсеше турында кыскача сөйләде. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча аның җитәкчелегендәге “Россия-Ислам дөньясы” төркеме эше торгызылуын искәртте. “Морокко бай тарихлы, кызыклы шәһәр. Без сезнең үсешне игътибар белән күзәтәбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр күп, алар исәбендә – агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, югары технологияләр һ.б., - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Мароккодан килгән кунакларны агымдагы елның июнендә Казанда KazanSummit-2015 халыкара икътисади саммитта катнашырга чакырды.
Мөхәммәт Аббу үз чиратында, Морокко Корольлеге Татарстанның, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына, дип белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20