Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Инвестицион советы эшен яңа нигезгә кую зарур"

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион советының чираттагы утырышын үткәрде.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләрен катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ТР Президентының 2015 елның 13 октябрендәге Указы белән  бу органның эшчәнлеген камилләштерү максатларында «Татарстан Республикасы Инвестицион советын төзү турында» ТР Президенты Указына үзгәрешләр кертелгән.

"ТР Инвестицион совет эшен яңа нигезгә кую зарур", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Әйтик, Инвестицион совет президиумы оештырыла, аның утырышлары айга бер тапкырдан да кимрәк үткәрелмәячәк һәм аның карарлары гамәли рәвештә булырга тиеш. Шул ук вакытта ТР Инвестицион советның үз утырышлары ихтыяҗ туган очракта уздырылачак, әмма елга бер тапкырдан да кимрәк түгел.

"Безгә республикада инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Бу хәзерге катлаулы икътисади һәм сәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә, инвестицияләр җәлеп итү авырайган заманда аеруча актуаль". 

Инвестицияләрне җитәрлек күләмдә җәлеп итү икътисад үсешенә китерәчәк, яңа эш урыннары булдыруны, бюджетка салымнар рәвешендә яңа керемнәр килүне тәэмин итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, аның фикеренчә, барлык кирәкле инфраструктураны булдыруга игътибарны арттыру аеруча мөһим – бу потенциаль инвесторларга үз бизнесын оператив үстерергә мөмкинлек бирәчәк. 

"Безгә, үзебезнең эре инвестицион мәйданчыкларыбыз – «Алабуга» МИЗ, «Мастер»  КИП белән бергә, башка территорияләргә дә игътибар бирергә кирәк", - диде ТР Президенты. 

Төп доклад белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тулаем инвестицион проектлар базасында 764 млрд сумлык 152 проект бар. Инвестицияләрнең иң зур күләме сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, шулай ук төзелешкә, медицинага һәм башкаларга туры килә.  Киләчәк инвестицион климатны яхшыртуны таләп итә торган мәсьәләләр арасында Талия Минуллина районнар һәм дәүләт органнары арасында инвестицион проектлар өлкәсендәге карарларның килештерелмәвен, проект документациясен эшләүгә акчалар, шулай ук инженер инфраструктурасы булмауны атады. 

ТР Инвестицион совет утырышында шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов, «Татарстан-2030» проекты төбәк офисы җитәкчесе Владимир Грицких чыгыш ясады.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20