Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.08.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан нефть-газ-химия форумын статус дәрәҗәсендә саклау мөһим"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан нефть-газ-химия форумын статус дәрәҗәсендә саклау мөһим" 2 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр комплексында Татарстан нефть-газ-химия форумын ачу тантанасы була, ул 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Анда барлыгы 1,6 мең кеше катнаша. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. 

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Л.Семенов сөйләгәнчә, форум кысаларында, гадәттәгечә, өч тармак күргәзмәсе эшләячәк: «Нефть, газ, нефть химиясе», «Экотехнологияләр һәм XXI гасыр җиһазлары», «GEO-Казан: Геологоразведка, геодезия, картография». Күргәзмәләрнең экспозициясе 3 павильонда һәм 8 мең квадрат метр мәйданлы ачык территориядә урнашачак. Форумда Россиянең 40 шәһәре һәм дөньяның 22 иленнән 201 предприятие катнаша, шул исәптән Татарстаннан - 50 компания.

Барлык экспозициянең 50 процентка якынын Россия җитештерүчеләре тәшкил итә. Докладчы сүзләренчә, форум кысаларында беренче тапкыр «Интерпластика Казан» халыкара күргәзмәсе була.  "Бу чара Татарстан һәм Идел буе пластик һәм каучук индустрияләре өчен", - дип аңлатып китте гендиректор.

 2 сентябрь көнне чара кысаларында Казанга  «Мессе Дюссельдорф» дөньядагы иң эре күргәзмәләр концерны взкилләре килүе көтелә. «Мессе Дюссельдорф» белән Татарстан арасында алга таба хезмәттәшлек песпективалары, 2016 елда Дюссельдорфта республика күргәзмәсен оештыру һәм республика өчен кызыклы компанияләр потециалын тәкъдим итү хакында фикер алышу ниятләнә. 

Шулай ук Харбинның "Гунда" корпорациясе делегациясе дә форум кунаклары булачак. "Ул Кытайның экспортка юнәлдерелгән иң эре өч корпорациясенең берсе санала. Компаниянең гомум табыш күләме 30 млрд юань тәшкил итә. Корпорация  инвестицияләре катнашында Харбин халыкара күргәзмәләр һәм спорт үзәге төзелгән. Корпорация Kazan Expo яңа халыкара күргәзмәләр үзәгенең инфраструктура объектларын төзүгә инвестицияләү белән кызыксына", - дип сөйләде "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры.

Быел Татарстан нефть-газ-химия форумы эшендә федераль хакимият органнары һәм Россия төбәкләре һәм якын чит илләр, әйтик, Беларусь, Казакъстан, Әзербайҗан һәм Төркмәнстан делегацияләре катнаша. Россиянең эре нефть компанияләре: «Лукойл», «Газпром», «Газпром нефть», «Роснефть», «Сибур Холдинг» һәм башкаларның вәкилләре дә киләчәк. Беренче тапкыр форумда Башкорстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Беларусьның «Белнефтехим» дәүләт нефть һәм химия концерны рәисе Игорь Ляшенко  катнашыр дип көтелә.

Форум ачылган көнендә 5 тематик конференция, 2 түгәрәк өстәл эшләячәк. 

Үз чиратында, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ-химия форумын югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүне йөкләде, үзенең дә быел әлеге чарада катнашачагын билгеләп үтте.

"Безгә бу форумны яхшы статус дәрәҗәдә саклап калу мөһим. Аны оештыру буенча барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүегезне сорыйм. Эчтәлек өлешенә игътибар итегез: түгәрәк өстәл һәм очрашулар мәгълүмати яктан файдалы булырга тиеш. Студентлар, белгечләр, мөмкин кадәр күбрәк катнашучылар булуны тәэмин итү дә зарур", - дип сүзен йомгаклады ул.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20