Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасының үзара хезмәттәшлек өчен гаять зур мөмкинлекләре бар”

Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасының үзара хезмәттәшлек өчен гаять зур мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуда билгеләп үтте. Очрашу исә Казан Кремлендә узды.

Искәртеп үтәбез: Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (15-16 март) эш сәфәре кыла. Очрашуга кадәр Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан вертолет заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды, «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге («Эйдос») эшчәнлеге белән танышты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны Беларусь Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Андрей Кобяков 2011-2012 елларда Беларусь Республикасының Россиядәге Илчесе вазыйфасында Татарстанда берничә мәртәбә булган инде һәм шуңа күрә республика икътисады белән таныш.

Бүген Россия-Беларусь дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы хезмәттәшлек уңышлы үсә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу визитның киләчәк үзара файдалы багланышлар үсешенә яңа этәргеч булачагына өмет белдерде.

Хезмәттәшлекне үстерү өчен хокукый нигез – 2004 елгы Татарстан-Беларусь хөкүмәтара килешүе.

Моннан тыш, Казан һәм Минск шәһәрләре арасында, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Беларусь Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Бүген Беларусь Республикасы Татарстанның әйдәп барган тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Хезмәттәшлек нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә алга китә. Татарстан һәм Беларусь «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы», «ТАИФ» компанияләре линияләре һәм башка предприятиеләр буенча үсеш ала.

«МТЗ-ЕлАЗ» Татарстан-Беларусь уртак предприятиесендә Беларусь техникасы – тракторлар җыела, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген исә Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары бу предприятиегә барачак.

Очрашу барышында анда катнашучылар товар әйләнеше кимүе турында фикер алышты, 2015 ел йомгаклары буенча ул 878,4 млн АКШ доллары тәшкил иткән, шуңа күрә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне активлаштыру өчен «юл картасын» актуальләштерергә кирәк.

Без әлегә булган мөмкинлекне кирәк кадәр файдалана алабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма шулай да ике яктан да актив эш таләп ителә. Ул Беларусь компанияләренә Татарстан инвестицион мәйданчыкларында эш алып баруны тәкъдим итте, бигрәк тә: «Алабуга», «Иннополис» махсус икътисадый зоналарында, «Химград» технополисында һәм башкаларда.

«Татарстан Беларусь өчен – күптәнге дус һәм эре икътисадый үзәк. Безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегебез җитди киңлекләргә ия», - дип белдерде Андрей Кобяков, үз чиратында.

Әмма шул ук вакытта ул сәүдә-икътисадый әйләнеше кимүен билгеләп үтте. «2012 елда 2 млрд АКШ доллары – иң зур сан иде. 2015 елда бу сумма 2 мәртәбәдән артыкка кимеде. Шулай да, физик күләмнәр җитәрлек әле. Без иң югары саннарга кире кайтарга дип максат куябыз», – диде Беларусь Премьер-министры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь белән Татарстан төрле юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итә. Аның сүзләренчә, аз составтагы яклар очрашуында «МТЗ-ЕлАЗ» сәүдә йорты» ААҖ үстерү перспективалары турында фикер алышканнар. «Безнең килешүләр эшчәнлекне үстерер һәм тотрыклыландырыр һәм Россия базарында Беларусь техникасы киң ассортиментта тәкъдим ителер дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беларусь «КАМАЗ» ГАҖга заманча автокомпонентларның киң спектрын тәкъдим итәргә әзер, дип белдерде журналистларга Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков очрашу нәтиҗәләре буенча.

Беларусь Премьер-министры хәбәр иткәнчә, мондый хезмәттәшлек перспективалары хакында бүген, 16 мартта, «КАМАЗ» ҖАҖ нә эш сәфәре барышында фикер алышачаклар.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20