Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы кешесе картасы" проектында "Мир" картасын файдалануны йөкләде

Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы кешесе картасы" проектында "Мир" картасын файдалануны йөкләде Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елда Татарстан Республикасы кредит оешмалары эше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында узды. Киңәшмәдә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.  

Киңәшмә ачылганчы Рөстәм Миңнеханов Лариса Павлова белән очрашу уздырды, анда шулай ук Россия Банкының  Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.  

Киңәшмә барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2014 елга карата Татарстан Республикасы икътисады һәм банк системасы үсешенең төп күрсәткечләренең динамикасын процентларда тәкъдим итте, тармакның төп тенденцияләрен атады.  

«Түләү карталарының илкүләм системасы» АҖ генераль директоры, идарәсе рәисе Владимир Комлев «Мир» Россия илкүләм түләү системасы турында сөйләде.    Киңәшмәдә чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән белдергәнчә, «икътисад аякка басачак, һәм банк  системасы икътисадны үстерү өчен кирәкле кредит ресурсларын барлык төбәкләргә дә, шул исәптән Татарстан Республикасына да бирәчәк».  

«Без катлаулы заманда яшибез, һәм без бүгенге икътисади вазгыятькә битараф дию дөрес бумас иде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ничек кенә катлаулы булса да, 2015 елда сәнәгать җитештерүе индексы республикада 100 проценттан артып ките, төп капиталга инвестицияләр үткән еллардан түбән булмады һәм 617 млрд сум тәшкил итте. Бу күрсәткечләрдә Татарстан территориясендә эшләүче банкларның өлеше зур». Без банк системасының тотрыклы эшләвен һәм икътисад секторына кредитлар бирүен телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Ул банкирларның игътибарын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кредитлау мәсьәләсенә юнәлтте, бу аеруча язгы чәчү эшләренә әзерлек чорында актуаль, диде.   

Татарстан Республикасы Президенты күтәргән икенче тема – кече һәм урта бизнесны кредитлау. "Без бу хакта күп сөйлибез, - диде ул, - әмма бу юнәлештә реаль адымнар аз әле, бары тик федераль банклар катнашында гына бу мәсьәләне хәл итү кыен булачак". 

Рөстәм Миңнеханов «Мир» түләү системасын уңай бәяләде.  

«Без аны хупларга тиеш, – дип саный ул. – Башта катлаулыклар килеп чыгарга мөмкин, әмма без үзебезне үзебез тәэмин итәрлек булырга тиеш. «Мир» системасының эшләве безнең өчен мөһим, һәм мин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә «Татарстан Республикасы кешесе картасы» проектында бу платформаны файдаланырга йөкләмә бирдем. Бу безнең илкүләм түләү системасы, һәм без аны мөмкин кадәр хупларга тиеш».  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ышаныч белән билгеләп үткәнчә, республиканың банк системасы төгәл эшләячәк һәм ул барысына да уңышлар теләде. «Татарстан Республикасы банк системасының потенциалы зур, заманалар катлаулы булса да, без икътисадтагы катлаулы вазгыятьне җиңеп чыгачакбыз», - диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды, шул исәптән «Татарстан Республикасы атказанган икътисадчысы» мактаулы исемнәрен дә.  

Ведомство бүләкләрен Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20