Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Россия Федерациясендә мәгариф өлкәсе алдынгыларыннан санала"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Россия Федерациясендә мәгариф өлкәсе алдынгыларыннан санала" ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, яңа уку елы башлану уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

"Кадерле дуслар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ,Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан, ихлас күңелдән тәбрик итәм. 

Беренче сентябрь – бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли. Һәм менә бүген дә республикабызда меңләгән бала дус һәм тату, бердәм мәктәп гаиләсенә килеп кушыла, бөтен гомере буена онытылмас матур хатирә булып сакланачак мизгелләр кичерә. 

Күп милләтле халкыбызга һәрчак мәгърифәткә, яңа белем үзләштерүгә омтылыш хас. Бүген Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә мәгариф өлкәсе алдынгыларыннан санала, ул үзенең көчле югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән дан тота. Яхшы мөгаллим-укытучылар һәм һөнәри өлкәдә сынауларны лаеклы узардай яшь кадрлар әзерләү республиканың һәрвакыт өстенлекле бурычларыннан булды һәм шулай булып кала да. 

2019 елда Казанда  WorldSkills һөнәри осталык халыкара чемпионатын, шулай ук киләсе елда Россиядә беренче тапкыр буларак үзебездә мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасын үткәрү хокукын гаять кискен ярыш шартларында яулап алуыбыз Татарстан мәгарифенең уңышлы үсүенә дәлил булды. 

Укытучыларга, мөхтәрәм профессорлар, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренә шушы мөнәсәбәт белән аеруча олы хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. 

Беренче сыйныф укучысыннан алып чәчләренә чал кунган олпат профессорга кадәр – сезнең һәрберегезгә яңа уку елында иҗади казанышларга ирешү, белем иленә мавыктыргыч сәяхәттән кабатланмас бик күп  якты тәэсирләр алу насыйп булсын! Сезгә бәхет, иминлек, уңышлар телим! Белем көне котлы булсын, хөрмәтле татарстанлылар!" - дип ТР Президенты матбугат хезмәте мөрәҗәгать текстын китерә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20