Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан шәһәрләренә Төркия башкаласыннан өйрәнәсе нәрсәләр бар”

Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әнкара мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әнкара һәм Казан – тугандаш шәһәрләр һәм бу, Әнкара мэры сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар үсешендә яхшы чагыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әнкарага килгән саен үзенең үсеше белән соклану хисләре уята. Татарстанның эре шәһәрләренә Төркия башкаласыннан өйрәнәсе нәрсәләр бар.
Татарстан бүген җәмәгать киңлекләре үсешенә зур игътибар бирә. Әнкараның бу өлкәдә казанышлары зур, Татарстан делегациясе вәкилләре болар белән танышырга тели, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Моннан тыш, Әнкара бизнес-бергәлеге белән элемтәләрне яхшыртырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Төркия инвесторлары катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар – иң ышанычлылары һәм уңышлылары.
Аннары Әнкара мэры Мәлих Гекчәк Рөстәм Миңнехановка зур ваза бүләк итте, Рөстәм Миңнеханов вазаны Казан Кремлендә куярга вәгъдә итте. Рөстәм Миңнеханов Мәлих Гекчәккә җәнлек тиресеннән җәймә бүләк итте.
Шуннан соң Әнкара мэры Мәлих Гекчәк һәм Казан мэры Илсур Метшин Төркия һәм Татарстан башкалалары арасында Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салдылар, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20