Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек белән кызыксына"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек белән кызыксына" ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында, AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)» супермаркетлары челтәрен, текстиль фабрикасы һәм "Мемориал" компаниясе - 11 медицина үзәген үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан әлеге компанияләр белән хезмәттәшлеккә кызыксына, шул исәптән медицина  һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә.

"Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң төп секторларның берсе булган медицина һәрчак игътибар үзәгендә. Халык сәламәтрәк булган саен, икътисад үсешенә мөмкинлекләр зуррак. Сез безнең республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә модернизацияләү өлкәсендә проектны тормышка ашыруга үз өлешегезне кертсәгез шат булыр идек", - дип белдерде ТР Президенты.

"Айдын" холдингына керүче "Мемориал" компаниясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак проектлар тормышка ашыру буенча сөйләшүләр алып бара инде Текстиль сәнәгатенә килгәндә исә, бүгенге көндә AYDIN ORME продукциясе Lila һәм Perfiore брендлары астында җитештерлә һәм сатыла. Компаниянең Бельгиядә (Lila Deco), Голландия (Lila BV), Россиидә (Мәскәү һәм Санкт-Петербургта) һәм Украинада вәкиллекләре ачылган, анда  Lila маркасы продукциясе сыйфаты белән мәгълүм һәм зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

Бер елга барлыгы 3500 тонна җеп, 28,5 млн кв метр челтәр, 18 млн кв метр бер төсле һәм жаккард пәрдә, 15 млн кв метр эластик челтәр һәм 3,2 млн кв метр джерси җитештерелә. 2006 елдан башлап җитештерелгән продукциянең уртача 75 проценты эспортка китә. Истамбул сәнәгать палатасы AYDIN ORME компаниясен Төркиядәге иң зур сәнәгый компанияләр рәтенә кертә.

Татарстан Президенты икътисадның әлеге секторын торгызуга аерым ышаныч белдерде.

"Ни кызганыч, соңгы елларда без үзебезнең кием-салым тегү һәм тукыма җитештерү предприятиеләрен югалттык. Без сезне инвесторлар сыйфатында күрәгә шат булачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов AYDIN ORME компанияләре төркеме вәкилләренә.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20