Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2015

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Туристлык буенча дәүләт комитетының яңа бинасында булды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Туристлык буенча дәүләт комитетының яңа бинасында булды  Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының яңа бинасында булды. ул Казанның Горький урамындагы 19нчы йортында урнашкан.

 Комитет коллективы бинага гыйнвар аенда күченгән, әмма ремонт эшләре әлегә кадәр дәвам иткән. Эш нәтиҗәләрен исә ТР Президенты бәяләде.

Бу тарихи бинаны 1908 елда  сәүдәгәр С.Чукашев өчен архитектор  К.Олешкович проекты буенча инженер К.Петров төзегән. Бинаның гомуми мәйданы 707 квадрат метр тәшкил итә. Туристлык буенча дәүләт комитеты беренче катагы 375 һәм подвалдагы 75 квадрат метрны били. Икенче катта ТР Архитекторлар берлеге урнашкан. Бина федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рөстәм Миңнехановны каршы алып, комитетның төп биналарын күрсәтте. ТР Президенты туристлык продуктын алга этәрү, туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлеге, туристлык индустриясен үстерү бүлеге, кадрлар һәм юридик эш секторлары, дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге, бухгалтерлык хисабы һәм дәүләт заказы бүлеге, административ биналарда булды.

Республика башлыгы сәфәре вакытында кабинетларның берсендә Туристлык волонтерлары ассоциациясе вәкилләренең очрашуы уза иде. Алар Казанга туристлар җәлеп итә проектлары буенча фикерләшергә җыелган. Рөстәм Миңнеханов волонтерлар белән истәлеккә фотога төште.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20