Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанга Россиянең кризиска каршы программасына актив кушылырга кирәк”

Кичә «Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукцияне үзебездә җитештерү мәсьәләсен карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасына актив кушылуга һәм Татарстан предприятиеләреннән тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтте. Ул төп бурыч итеп базарны саклау һәм чит илгә товар чыгаруны арттыруны атады. Аның сүзләренә караганда, машина төзелеше һәм кече бизнес авыр хәлдә. Процент ставкалары югары булган банк кредитларын алу - проблемалы мәсьәлә. ТР Президенты тармак министрлыкларына кризиска каршы программа һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча чаралар кысаларында ташламалар алу өчен перспективалы проектларны анализлауны йөкләде.

Ул, этилен комплексы булдыру, “Казаньоргсинтез”ны чимал белән тәэмин итү, “ТАНЕКО” да һәм “ТАИФ-НК” да нефтьне тирәнтен эшкәртү кебек мөһим проектларга игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук ягулык элементларының перспективалы темасы белән шөгыльләнергә тәкъдим итте: аның өчен водородны арзан бәядән сатып алу юлын табу зарур. Шулай ук авиа һәм автомобиль төзелеше өчен нанотехнологияләр нигезендә яңа материаллар, электромобильләр булдыру зур перспективага ия, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул 5-10 елдан ни буласын төгәл күзалларга өндәде. 2014 елда Россиядә сәнәгать җитештерү үсеше шуңа кадәрге елга карата 101,7 процент булганда, Татарстанда бу күрсәткеч 100,6 процент тәшкил итте.

Республиканың нефть, газ һәм химия комплексында үсеш 3,5 процент дип бәяләнә, бу нефть продуктлары җитештерү күләме артуы белән аңлатыла, дип белдерде үз докладында «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин.

Гомумән, ТР нефть, газ һәм химия комплексы 970 млрд сумлык продукция саткан, бу 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча республикада нефть табышы 33 млн тоннадан арткан. “Татнефть” табышын 0,4 процентка арттырган, ә кече нефть компанияләре – 2 процентка. «ТАИФ-НК» заводы җитештерү күләмен 1,5 процентка арттырган, табышын – 4 процентка, дип белдерде «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры.

Соңгы 20 елда беренче тапкыр Татарстан химия производствосында продукция, шул исәптә каучук, поликарбонат, тиокол, чыгару күләме кимү күзәтелгән. Полистирол һәм техник углерод җитештерү күләмендә үсеш билгеләнгән. «Нижнекамсктехуглерод» җитештерү күләмен 10,7 процентка арттырган. 110,7 мең тонна техник углерод чыгарылган. “Нижнекамскнефтехим” җитештерү күләмен 2,7 процентка арттырган һәм 133 млрд сум табыш алган. 2013 ел белән чагыштырганда, саф табыш 1,5 тапкыр арткан.

Рубль кыйммәте кимү, Россия продукциясенә чит илдә көндәшлелек сәләте күтәрелүгә китерде. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга һәм чит илгә товар чыгару күләмен арттыру зарур, дип саный Рафинат Яруллин. Аның фикеренчә, әмма урта һәм кече бизнеска  чит ил базарына мөстәкыйль рәвештә чыгу кыен. Дәүләт хакимияте һәм эре предприятиеләр тарафыннан ярдәм кирәк.

«Химград» технополисы резиденты «Экоэнергомаш» генераль директоры Мусрет Намазов нефть һәм нефть химиясе җиһазлары өчен фильтрлау системасы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, хәзер РФ сәнәгатендә чит ил фильтр җиһазлары өлеше 85 проценттан артык. «ЭкоЭнергоМаш» РФда фильтр җиһазлары җитештерү буенча илнең әйдәп баручы предприятиесе булып тора. Предприятие Россия сәнәгате өчен кирәкле продукцияләрне җитештерү циклын үзләштергән.

Чаллының «Татэлектромаш» предприятиесенең икътисади кризис шартларында эш тәҗрибәсе турында предприятие генераль директоры Илдус Исламов белдерде. Күпләп сатып алучылардан ихтыяҗ кимү, чит ил җитештерүчеләре белән көндәшлек зур булу, Россия предприятиеләрендә искергән җиһазларны алыштыру әкрен бару проблемаларын белдерде.

Илдус Исламов бу проблемаларны хәл итү юллары буларак гибрид һәм электр транспорты, водород һәм гибрид энергетика, “КАМАЗ”ның яңа модель рәтләрен атады. «Татэлектромаш» җитәкчесе предприятиенең нефть-газ секторы өчен читтән кертелә торган товарларны үзебезнекенә алмаштырырлык продукция җитештерү мәсьәләсен хәл итүдә катнашырга әзерлеген белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20