Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанлылар республикага ышана - сайлауларның төп нәтиҗәсе шул"

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанлылар республикага ышана - сайлауларның төп нәтиҗәсе шул" Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР хакимияте системасы зур ышанычка ия булды.

Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте. 

"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмам. Сайлаучыларның күпчелеге аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана - сайлауларның төп нәтиҗәсе шул, - диде Миңнеханов. - Мин гражданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә телим", - дип, республика лидеры шулай ук "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстанның эре предприятиеләре тарафына рәхмәт белдерде.

"Сайлау - ул бик катлаулы процесс. Бездә сайлаулар бик шәп үтте. Оештыручыларның барысына да рәхмәт", - дип игълан итте ул.

"Хакимият системасы гаять зур ышанычка ия булды. Бу безнең өскә зур җаваплылык сала. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешербез. Татарстан - лидер, һәм лидер булып калачак та", - дип басым ясап әйтте ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

"Kazan-Arena" янындагы гаять зур "Без булдырабыз! Без - бергә!" гаилә бәйрәме азагына якынлашкан. Сайлауда катнашкан казанлыларга җирле коллективлар, федераль дәрәҗәдәге йолдызлар - Лев Лещенко, Елка куаныч өләште, хәзерге вакытта җырчы Салават чыгыш ясый. Концертка, алдан хәбәр ителгәнчә, сайлауда кулга төшерелгән "Мин тавыш бирдем!" язулы махсус билетлар буенча бушлай кереп була. Тамаша азагында салют җибәрелүе көтелә. Бәйрәм тәмам булгач, халыкны ташырга өстәмә транспорт җибәрелә. Анда утырып барган өчен сайлаучы беләзеге булганнар акча түләми.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20