Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2015

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Пасха бәйрәме белән котлады

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың православие динендәге халкын Пасха бәйрәме белән тәбрик итте.

“Хөрмәтле православиеле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм. Изге Пасха бөтен дөнья христианнары өчен кешене ихлас ярату, корбанчылык һәм кичерүчән мәхәббәт символы булып тора. Ул яшәүнең үлемнән, яхшылыкның явызлыктан өстен тантана итүен, гөнаһыдан чистарынуны һәм рухи яңаруны гәүдәләндерә.

Пасха тантаналарының һәрбер диндарга якын булган һәм аңлашылучан кабатланмас атмосферасы собор бергәлегенә ирешүгә, күчмәс рухи-әхлакый кыйммәтләр өстенлеге урнашуга ярдәм итә.

Татарстанның православиеле җәмгыяте вәкилләре, мөселманнар һәм башка традицион диндарлар белән бертигез рәвештә, конфессияара һәм милләтара килшүне ныгытуга, җәмгыятьнең рухи үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Һәм бүген, бу якты Пасха бәйрәме көнендә, без тынычлыкка омтылышта, игелеклелеккә һәм гаделлеккә, үзкамиллеккә ышануда бердәм.

Христосның Яңадан туу бәйрәме безнең рухи көчләребезне тагын да ныграк ныгытсын, әхлакый яктан баерак һәм чистарак итсен иде. Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20