Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2016

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы төзүчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бу минутларда Казанның “Пирамида” комплексында Төзүче көненә багышланган чараның тантаналы өлеше уздырыла. Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иң яхшы төзүчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Республика лидеры бирегә җыелганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырды. Рөстәм Миңнеханов тарафыннан лаеклы бүләкләнүчеләр арасында эре төзелеш предприятиеләре башлыкларыннан алып тармакның аерылып торган хезмәткәрләренә кадәр бар.

“Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” медале хәзер «Казанский Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров күкрәген бизи. Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медален Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының ипотека торак иминиятләштерү агентлыгы” ААҖ генераль директоры Андрей Симаковка тапшырды.

Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе – бу исемне хәзер “Әлмәт инженер-төзелеш компаниясе” ҖЧҖнең производствоны әзерләү бүлеге башлыгы Гүзәлия Гыйльфанова, “Челны-Хлеб” предприятиесенең төзелеш-монтажлау подразделениесе корыч һәм тимер-бетон конструкцияләрне монтажчысы Зәкиулла Ногманов, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча көнбатыш территориаль органның 1 нче номерлы бүлеге җитәкчесе Алсу Баһаутдинова һәм “ТР газлаштыру, энергияне сакчыл файдалану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов йөртә. Шуны раслаган күкрәк билгеләрен һәм таныклыкларны бүләкләнүчеләр Рөстәм Миңнеханов кулларыннан шушы тантанада кабул итеп алды.



Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе белән “Ак таш” ҖЧҖ ташчысы Николай Бурайкин, “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖнең ремонт-механика цехы фрезерлаучысы Юрий Фомичев билгеләп үтелде. “Татэлектромонтаж” ААҖнең Казан эшләтеп җибәрү-төзәтү идарәсе коллективына Татарстан Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень Татарстанның иң шәп төзүчеләрен шәхсән килеп котларга планлаштырган булган, әмма барып чыкмаган, шуңа ул видеомөрәҗәгатен һәм үзенең беренче урынбасары Леонид Ставицкийны җибәргән. Л.Славицкий бәйрәмгә җыелганнарны котлап, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгыннан тармакта эшчәнлеге белән аерылып торган 5 кешегә мактау кәгазе тапшырды.

ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының Рәхмәт хатларын әлеге фондның Попечительләр советы рәисе һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, "Татагропромстрой” ААҖ генераль директоры Ирек Закиров, "Стройдорсервис” ҖЧҖ директоры Илгиз Зайдаров, “СпецКаучукРемСтрой” ААҖ генераль директоры Юрий Касьян, “Инрестрой” ҖЧҖ директоры Игорь Солтанов, “Татарстан Республикасы Баш инвестицион төзелеш идарәсе” ДКУ директоры киңәшчесе Альберт Усманов кебек шәхесләргә тапшырыла.

Моннан тыш, ТКХны үстерү фонды генераль директоры - дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин ТКХ сыйфат билгесен тармак ветераны Надир Рәимовка, "Ремонтстройсервис” ҖЧҖ вәкиле Миннегәрәй Насыйбуллинга һәм "Кордон” ТМШ рәисе Маргарита Андрюхинага тапшыра. Ә ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге Директорлар советы рәисе Абрек Хәйруллин “ТКХ сәгате” истәлек бүләгенә ия була.

Тантананың рәсми өлеше республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгышы белән тәмамлана.

Концерт программасы исә сәгать кичке 8гә кадәр дәвам итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20