Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде  Бүген Казанда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2015 елның беренче ярты еллыгында компаниянең бюджет үтәлеге нәтиҗәләре каралды һәм август аена бюджет расланды.

Директорлар советы 2000-2015 елларга экология программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре хакында фикер алышты. Нефтьчеләр хисап вакытына табигатьне саклау чараларына 62 млрд сумнан артык акча тоткан. Программаның аеруча нәтиҗәле юнәлешләре билгеләнгән: транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, җиңел фракцияләрне тоту  җайланмаларын үзләштерү, нефть шламнарын утильләштерү һ.б. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, "Татнефть" ААҖ иярчен нефть газын рациональ файдалану мәсьәләләренә җентекле игътибар бирә. Планлаштырган чараларны тормышка ашыру иярчен нефть газын нәтиҗәле файдалану күрсәткечен компания буенча тулаем 95 проценттан ким булмаган дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә. Алга таба иярчен нефть газын файдалану күрсәткечке 98 процентка кадәр җиткерү ниятләнә.

Хәзерге вакытта 2016-2020  елларга исәпләнгән дүртенче экологик программа эшләнә. Аның төп максаты әйләнә-тирә мохитка техноген тәэсирләрне киметү һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану булачак, дип хәбәр итә "Татнефть" ААҖ матубгат хезмәте.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20