Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.11.2015

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышын үткәрде

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышын үткәрдеТР Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышында Татарстанның нефть, газ, химия комплексы өчен тәкъдимнәр каралды. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татарстан нефть, газ һәм химия комплексының төп предприятиеләре 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында 136,6 млрд сум табыш алдылар, бу былтыргы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә артык. Бу хакта «Татнефтехиминвестхолдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин белдерде.

Директорлар советында хәбәр ителгәнчә, НГХКның җитештерү күләме 1,7 процентка артты. Нәтиҗәдә, Татарстан бюджетына химия һәм нефть химиясенең база предприятиеләреннән кертемнәр, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 тапкыр арткан. Гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча республикада нефть табышы 1,7 процентка арткан. "Татнефть" 19 млн 885 мең тонна нефть тапкан, кече компанияләр - 5,3 млн тонна. Узган ел белән чагыштырганда, "Татнефть"нең табышы 12 процентка арткан, шул исәптән экспорт керемнәре - 29 процентка.

"КВАРТ"та һәм "Химград" резидентларында финанс күрсәткечләр кимүе күзәтелә. Ә «Нәфис Косметикс», «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаньоргсинтез»да керем арткан. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы бүген нефть-газ химиясе комплексы өчен берничә тәкъдимне карады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20