Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.12.2015

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышында катнашты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышын үткәрде, Татарстан нефть, газ, химия комплексы өчен тәкъдимнәр каралды.

Казанның «Инжехим» үзәге вәкилләре циклопентан алу технологияләрен эшләү турында белдерде. Бу прогрессив продукт пенополиуретан җитештерүдә кулланыла, суыткычта – фреонны алыштыру сыйфатында. Хәзер суыткыч техникасы җитештерүчеләр барысы да диярлек фреон кулланудан баш тарттылар һәм циклопентанга күчтеләр. Россиядә ул җитештерелми, шуңа чит илдән кертелә. «Татнефтехиминвест-холдинг» инициативасы буенча Татарстандагы чималдан циклопентан җитештерү перспективасы белән яңа технология эшләнә башлады.

Рөстәм Миңнеханов циклопентанны ихтыяҗ булган продукт дип таныды һәм ТАИФ компаниясенә бу проектны үстерүдә катнашырга йөкләде.

Утырышта Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен "Rockwool" компаниясенең иннновацион продуктлары презентацияләнде.

«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләте тәҗрибәсенә күзәтү ясады. Күптән түгел бу илдә Рөстәм Миңнеханов булды, ул безнең нефть, газ химия комплексына бигрәк тә газ, химияне эшкәртүне үстерергә кирәклеген белдерде.

Директорлар советы нефть, газ, химия комплексының эре компанияләренең инвалидлар җәмгыяте гамәлгә куйган предприятиеләр продукцияләрен куллану мәсьәләсенә тукталды. Бу тема буенча агымдагы ел апрелендә фикер алышынган иде. Нәтиҗәдә, “Татнефть”, Казан вертолет заводы, Казан май комбинаты заказчылар булды.

ТР Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев инвалидлар хезмәте чыгымлы булуын белдерде, шуңа күрә аларның продукциясе көндәшлеккә сәләтле түгел, әмма бу мәсьәләне хәл итү юлын табу зарур.

Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчеләренә инвалидларга заказлар бирү ягыннан ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте, аларга исә бу хезмәт акча эшләргә ярдәм итә. Президент җылыту-энергетика комплексы предприятиеләренә төгәл тәкъдимнәр әзерләргә һәм тиешле исемлек әзерләүне йөкләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20