Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Рөстәм Миңнеханов - төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлелеге рейтингында үсеш лидерлары арасында

Рөстәм Миңнеханов - төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлелеге рейтингында үсеш лидерлары арасында Гражданнар җәмгыятен үстерү фонды 2015 елның 10 февраленнән 15 мартына кадәр вакытны үз эченә алган, экспертлар бәяләре һәм медиа-кырны исәпләү нигезендә төзелгән федерация субъектлары югары вазифаи затларының эшен чагылдыручы динамик күрсәткечләргә кагылышлы мәгълүматларны бастырган.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы тарафыннан үз эшенә югары бәя алган һәм агымдагы елның көзендә узачак сайлауларга кадәр ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән.

Икенче урында Брянск өлкәсе губернаторы А.Богомаз - экспертлар төбәкнең сәнәгый үсеш уңышларын билгеләп үтә. Аерым алганда, сүз элек банкротлыккка чыккан Дятьково бәллүр заводы рәсми рәвештә ачылу, шулай ук Брянск машина төзү заводының Россия тимер юлларыннан 68 магистраль тепловоз җыюга заказ алуы хакында бара.

Губернаторларның нәтиҗәллелек рейтингында иң югары күрсәткечләргә Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко ия. Экспертлар бәясенә караганда, ул төбәктә таң калырдык икътисади уңышка  ирешкән, дип билгеләп үтелгән тикшеренү нәтиҗәләрендә.                    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20