Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнаша

26 май көнне Түбән Камада, "Нефтехимик" Боз сарае территориясендә, Химиклар көне һәм Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган зур күләмле бәйрәм чаралары  узачак. Аларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Республика лидерыннан тыш, тантанага ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, федераль хакимият органнары вәкилләре, ТР, Россия һәм БДБ илләре нефть-газ-химик комплексы предприятиеләре җитәкчеләре һәм ветераннары, профиль вузлары укытучылары һәм студентлары, укучылар, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин чакырулы. Оештыручылар барлыгы 4 меңнән артык кунак килүен көтә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20