Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы илкүләм комитет утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Террорчылыкка каршы илкүләм комитет утырышында катнаштыТатарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Террорчылыкка каршы илкүләм комитет һәм Федераль оператив штаб утырышында катнашты. Утырышны РФ Куркынычсызлык федераль хезмәте директоры Александр Бортников уздырды. Утырышта шулай ук Террорчылыкка каршы илкүләм комитет  әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, Башкортстан һәм Чувашстан башлыклары, федераль башкарма органнары һәм махсус хезмәтләрнең җаваплы вәкилләре катнашты. 

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Идел буенда иминлекне тәэмин итү булды. Александр Бортников сүзләренчә, бу быел Идел буе федераль округы территориясендә берничә зур халыкара чараны үткәрү белән бәйле. Уфада 2015 елның 9-10 июль көннәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләре башлыклары саммиты һәм БРИКС илләре хөкүмәт җитәкчеләренең очрашуы үткәрелә. Ә 24 июль көнне Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлана. Шуңа күрә әлеге эшне күзәтергә тиешле террорчылыкка каршы комиссияләр һәм оператив штаблардан аеруча җаваплылык таләп ителәчәк, дип ассызыклады Александр Бортников.

Ул үз чыгышында террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшнең Идел буе федераль округы дәүләт хакимият органнарының өстенлекле бурычларының берсе булуына аеруча игътибар итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20