Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч - язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау

Рәстәм Миңнеханов: Төп бурыч - язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау

Игенчеләр өчен язгы көннең һәр минуты кадерле. Киләсе елда икмәкле булабызмы-юкмы икәне шушы көннәрдә хәл ителә. Май кояшы берничә көн генә балкыган иде, җир шунда ук уянып китте. Шуны гына көткән авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып эшкә дә кереште. Хәзер алар алны-ялны белмичә, иртә таңнан кара төнгәчә басуда кайнаша.


Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов майның беренче атналары авыл хуҗалыгы өчен никадәр җаваплы чор икәнен шулай ук аңлый. Бик еш чит илләргә сәфәр кылган республика лидеры, бу көннәрдә кырлардан кайтып керми. Төрле районнарда чәчү барышы белән ул шәхсән үзе таныша. Чәчү чорындагы очраклы гына җитешсезлек тә уңышны киметергә мөмкин бит.

Быел һава шартлары болай да чәчүне бер атнага соңга калдырды. Димәк, игенчеләргә аеруча оешкан төстә эшләргә кирәк. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы яхшы торып, язгы кыр эшләренә бөтен мөмкин булган көчләрне җәлеп итсәк, бу соңаруны куып тоту мөмкин.

Беренчеләрдән булып Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районына эш сәфәре кылды. Ул министр Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Александр Шадриков белән бергә язгы чәчү эшләре җәелдерелгән территорияләрне вертолеттан карап үтте.  Аннары инде Чүпрәле районы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән күзгә-күз аралашу булды. Рөстәм Миңнехановка районда чәчү барышы турындагы мәгълүмат җиткерелде, аннары инде авыл хезмәтчәннәре республика лидерына үзләрен борчыган сорауларын бирә алды.

Александр Шадриков белдергәнчә, язгы кыр эшләренә районда 30 апрель көнне керешкәннәр. 5 көндә чәчүлек мәйданнарының 7,3 мең гектары чәчелгән, тагын 29 мең гектар җир орлык көтә, дип хисап тотты ул.

- Чүпрәледә бөтен әзерлек эшләре бетте, язгы кыр эшләренә район оешкан төстә кереште, - дип сөйләде Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнехановка. Аның сүзләренчә, районда тәүлегенә уртача 3 мең диярлек гектар чәчәрлек куәт бар. Әмма чәчүнең беренче көннәрендә Чүпрәле бу планнардан бераз калышып эшләгән - игенчеләр 2,3 гектар күрсәткеченә ирешкән.

Республика лидеры игътибарына алынган чираттагы районнар Кама Тамагы һәм Буа булды. Район хуҗалыклары җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановны үз басуларындагы вәзгыять белән таныштырды, уҗымлыларның торышы турындагы фикерләрен җиткерде.

Һәр аяз көнне язгы чәчү эшләре өчен файдаланырга кирәк, тизлекне киметергә ярамый, дип кисәтеп куйды Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителеш мәсьәләләре игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип ассызыклады ул.

5 май көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында чәчү барышы белән танышты. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Чистайга чәчү чорында бик зур эш күләме туры килә. Биредә барлык сөрүлек мәйданнары 110 мең 252 гектар тәшкил итә. Әмма моңа да карамастан, районның үзенә йөкләнгән эш күләмен вакытында башкарып чыга алуы шиксез. Мондагы авыл хуҗалыгы берәмлекләре техник яктан бик яхшы җиһазландырылган. Чәчү эшләре 27 процентка үтәлгән.

Авыл хезмәтчәннәре Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары өчен рәхмәтен белдерде. Барыннан да бигрәк һәм "40/60" (авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы сатып алу) программасын авыл хезмәтчәннәренә күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов кабат язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау республика өчен төп бурыч булуын ассызыклап үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 6 майга булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, республиканың барлык районнарында сабан чәчүе бара. Чәчү 420,1 мең гектар мәйданда башкарылган, бу фаразланганның 24 процентын тәшкил итә.


Бүгенгә 43,8 мең гектар мәйданда бодай, арпа– 211,4 мең гектарда, борчак – 18 мең гектарда чәчелгән.


Чәчүдә иң алдынгылар булып Сарман һәм Азнакай районнары бара. Иң күп мәйдан – 26,5 мең гектар Сарман районы аграрчылары тарафыннан чәчелгән. Азнакай районы беразга гына калыша — биредә 21,4 мең гектар җирдә эшләр тәмамланган.


Республикада уҗымнарны дым белән каплау билгеләнгән мәйданның 53 процентында, уҗымнарны тырмалау эше 65 процент мәйданда башкарылган. Чәчүлекләр 952,9 мең гектарда ашламалар белән тукландырылган. Бу фаразланганның 88 процентын тәшкил итә.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20