Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2015

Рөстәм Миңнеханов ТР Арча районында бөртекле культура уңышын җыеп алу барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов ТР Арча районында бөртекле культура уңышын җыеп алу барышы белән танышты ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бөртекле культура уңышын җыеп алу барышы белән танышу өчен бүген ТР Арча районына эш сәфәре кылды.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев һ.б. озатып йөрде.
Мәртәбәле кунаклар “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖ кырына килделәр. Биредә Рөстәм Миңнехановка үстерелгән культураларның үрнәкләрен күрсәттеләр. Аннары Татарстан лидеры район активы белән очрашты.
Илшат Нуриев ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга Арча районында чынга ашырыла торган республика программалары турында сөйләде. Аерым алганда, районда социаль объектлар, юллар ремонтлана һәм төзелә һ.б. Ул шулай ук муниципалитетның хакимият җирле органнарына сайлауларга әзерлек турында белдерде һәм районда яшәүче 40 мең чамасы кеше тавыш бирүдә катнашырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
Арча районында барлыгы 51 мең 810 кеше яши. Эшкә яраклыларяшендәгеләр 30 мең 754 кеше тәшкил итә, аларның 4138 е авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куя. Район Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, бу сезонда комбайнчыларны уртача хезмәт хакы 20 мең сум булачак.
Рөстәм Миңнеханов район активына мөрәҗәгатендә, Арча районы – уңышка иң байларның берсе, дип ассызыклады. “Хәзер иң мөһиме – бөтен уңышны вакытында җыеп алу”, - диде ул.
“Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖ директоры Шәйдулла Сәлахов журналистларга сөйләгәнчә, бүгенгә гектардан чыккан арыш уңышы 36,8 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта арыш һәм көзге бодайга өстенлек бирелә. План буенча бөртекле культуралар уңышы 25-27 көндә җыеп алынырга тиеш.
“Ашлык суктыра башладык. Кичә 85 га мәйданда ашлык суктырдык, гектардан уртача уңыш 30 центнер иде. Уңыш бар, иң мөһиме, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Язгы культуралар, арпа, бодай уңышы яхшы. Узган ел бер гектардан уртача 40 центнер чамасы җыеп алдык. Быел да аз булмас, дип өметләнәм. Бездә корылык булмады, июль буе диярлек яңгыр яуды. Шулай ук чәчүдән соң май аенда да яңгыр явып узды, дип белдерде ул ММЧ вәкилләренә. – Без 5 мең гектарга бөртекле культуралар һәм 150 гектарга бәрәңге утыртабыз. Узган ел бер гектардан 350 центнер бәрәңге алдык. Күпьеллык үләннәр орлыкларын чәчүгә калдырабыз. Ун еллап 215 гектарга Тритикале – арыш һәм бодай катнашмасын чәчәбез, аның уңышы мул була, әмма ел саен түгел. Быел гектарыннан 40 центнер уңыш чыгарга тиеш. Узган ел гектарыннан 28 центнер гына булды”.
2014 елда дәүләт финансы программасы кысаларында Арча районында 100 әр баш өчен 4 сыер абзары һәм 200 баш өчен 3 сыер абзары капиталь ремонтланды. Аларның гомуми бәясе 17,7 млн сум һәм 16,9 млн сум тәшкил иткән. Шулай ук 6,7 млн сумлык 4 силос-сенаж траншеясы төзелгән.
Быел гомумбәясе 59,3 млн сумга 10 сыер абзарында, 46,2 млн сумга 7 яшелчә-бәрәңге саклау урынында капиталь ремонт үткәрү һәм 9,6 млн сумга силос-сенаж траншеясе төзелеше планлаштырылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20