Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

Рөстәм Миңнеханов ТР Гарантия фондында эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән танышты

Рөстәм Миңнеханов ТР Гарантия фондында эшкуарлар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә “ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасында булды. Оешма ТР Икътисад министрлыгы бинасында (Казан) урнашкан.

Татарстан Президенты фондның функциональ мөмкинлекләре белән танышты, хезмәтләр спектры белән танышты.
Журналистларга ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләр еш кына үз бизнесын нәрсәдән башларга икәнен белмиләр – мәсәлән, нинди салым режимын сайларга, дәүләт ярдәменең нинди рәвешен алырга, реклама кайда урнаштырырга.
Министр фикеренчә, ТР Гарантия фонды ярдәме белән кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артачак. 
Үз чиратында «ТР Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев ассызыклаганча, фондта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт ярдәме төрләре тупланган. 
Сергей Болотаев сүзләренчә, 2015 елда ТР Гарантия фонды 140 поручительлек биргән. Кредитлар суммасы 1,4 млрд сум тәшкил иткән. 
2012 елдан бүгенге көнгә кадәр фонд барлыгы 332 поручительлек биргән. Суммасы – 1 млрд 292,7 млн сум; поручительлек белән тәэмин ителгән кредитлар суммасы – 4 млрд 245,9 млн сум.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20