Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.12.2015

Рөстәм Миңнеханов: “ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура”

Рөстәм Миңнеханов: “ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура”ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгына, ә Татарстан ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте. 

Тантана «Корстон» комплексында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хезмәт ветераннары катнашты. 
Җыелыштагыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дистәләгән еллар дәвамында Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне белеп алу һәм табигый бәла-казалар китергән зыяннарны бетерү буенча нәтиҗәле система эшләп килә. 
Уртак конструктив эш өчен Татарстан Президенты федераль гадәттән тыш хәлләр ведомствосына нигез салган беренче министр, бүгенге көндә РФ Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуга, РФ ГО, ГХ һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимира Пучковка һәм Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшинга рәхмәт белдерде. 
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 20 ел элек Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар китергән зыяннарны бетерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетында 52 кеше хезмәт иткән. Бүген Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 9,5 мең кешедән торган шәхси состав исәпләнә. «Бу – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура. Үткән юлыгыз мактауга лаек, кешеләрне берләштерә алдыгыз һәм куелган барлык бурычларны хәл итәрлек көчле министрлык төзедегез», - дип белдерде Татарстан Президенты. 
Ул искәрткәнчә, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын һәм Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздырганда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кешеләрнең һәм башкала кунакларының иминлеген тәэмин итү буенча зур эш йөкләтелгән иде. Республика коткаручыларының тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә уздырылган чаралар Татарстанның үзенчәлекле визит карточкасына әверелде, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 
Ул игътибар иткәнчә, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзенчәлеге – эшендә яңа нәтиҗәле формалар, техник эшләнмәләр эзләү һәм гамәлгә кертү булып кала. Россия ГХМның Татарстан Республикасы баш идарәсе сынау проектларын уңышлы рәвештә гамәлгә ашырганнан соң юкка гына берничә мәртәбә илдә иң яхшы дип танылмады. 
«Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре – үз эшенә чын күңелдән бирелгән затлар, алар һәрчак кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Бу елларда меңләгән кеше үлемнән коткарып калынган. Кешеләрнең ихлас рәхмәтләре алар өчен олы бүләк. Ышанам ки, данлыклы традицияләргә һәм җыелган тәҗрибәләренә таянып, сез киләчәктә дә алдыгызга куелган бурычларны тиешенчә хәл итә алырсыз», - диде ул. 
Аннары Рөстәм Миңнеханов ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, югары һөнәри осталыгы һәм республика файдасына тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. 
Аннары Игорь Паньшин сүз алды. Ул билгеләп үткәнчә, бер көн элек Россия ГХМның Идел буе төбәк үзәге эшенә йомгак ясалган, шунда Татарстан идарәсе илдә иң яхшылардан дип танылган. 
Аннары Игорь Паньшин Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ведомство бүләкләрен тапшырды. «Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгына 25 ел» истәлекле медале белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20