Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

Рөстәм Миңнеханов ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына чит ил элемтәләре өстендә активрак эшләргә йөкләде

Татарстан җитештерүчеләренә күпьяклы, шул исәптә финанс дәүләт ярдәме кирәк - федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә, дип белдерде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев ТР Хөкүмәте йортында узган ТР икътисади советы утырышында.
Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, икътисади совет әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның экспортка юнәлешле предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2015 елда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына 300 мөрәҗәгатьнең 30ы гына кече һәм урта бизнес вәкилләреннән иде. Бу вазгыятьне үзгәртү зарур. Шул ук вакытта “КАМАЗ”, “Казан вертолет заводы” һ.б. кебек эре экспортерлар белән эш активлыгын киметмәскә кирәк.
Экспорт күләме артсын өчен, элемтәләр санын арттыру зарур. Бу уңайдан Татарстан Президенты ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсенә йөкләмәләр бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20